Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфган хәрбие өч Британия хәрбиен атып үтерде


Әфганстанның Һәлманд вилаятендә бер әфган хәрбие төбәктә хезмәт иткән 3 британ хәрбиенә корал белән һөҗүм итеп үтерде.

Иртән булган әлеге вакыйга турында тикшерү эше башлатылды. Әфган дәүләт башлыгы Хәмит Карзаи исә вакыйга турында Британиядән гафу үтенде.

Һәлмандта Британия берлеге сүзчесе, моның уртак көчләр һәм әфган хәрбиләренә хыянәт иткән бер кеше тарафыннан шәхси оештырылган һөҗүм булуын әйтте.

Сүзче бу һөҗүмнең тотрыклыкка йогынты ясамaячагын, Һәлмандта иминлек урнаштыру өчен әфган дуслары белән бергә хезмәттәшлекне дәвам иттерәчәген белдерде.

Бу әфган хәрбиләренең Британия хәрбиләренә каршы оештырган беренче һөҗүм түгел.

2009 елда 5 британ хәрбие үз бүлмәләрендә ял иткән чакта бер әфган полициясе тарафыннан үтерелгән иде.
XS
SM
MD
LG