Accessibility links

Кайнар хәбәр

АвтоВАЗ хезмәткәрләре Путинга хат юллады


АвтоВАЗ хезмәткәрләренең бәйсез һөнәр берлеге Русия премьер-министры Владимир Путинга ачык хат белән мөрәҗәгать итте.

Хезмәткәрләрнең 5 июльдәге җыенында хупланган мөрәҗәгатьтә бәйсез “Бердәмлек” һөнәр берлеге әгъзалары АвтоВАЗ җитәкчелегенең алардан ширкәтнең финанс-икътисадый хәле турында мәгълуматны яшерүенә зарлана.

Һөнәр берлеге җитәкчесе Петр Золотарев “Эшчеләр мәнфәгатьләренә бәйле күп кенә мәсьәләләр яшерен рәвештә хәл ителә, хезмәткәрләргә алар соңыннан гына белдерелә, нәтиҗәдә ширкәттә каршылыклы вәзгыять һәс социаль киеренкелек туа”, - диде.

“Бердәмлек” әгъзалары Путиннан АвтоВАЗда хезмәт хакларын 25 мең сумнан да түбән итмәүне сорый.
XS
SM
MD
LG