Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЕИХО Кыргызстанга гаскәр кертү турында килешә алмады


Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы Июнь аенда милләтара үтерешләр кичергән Кыргызстанга халыкара көчләр кертү турында килешә алмады.

56 илдән торган әлеге оешмага керүче илләрнең дипломатлары Казакъстанның Алматы янындагы Ак Бүләк шәһәрендәге очрашуның икенче көнен килешүсез тәмамлады.

Алар Кыргызстанның вакытлы җитәкчесе Роза Отунбаева мөрәҗәгате нигезендә халыкара көчләр җибәрү турында сөйләшсә дә, андый көчләрнең кайчан җибәреләчәге турында килешә алмады.

Оешмада хәзерге вакытта рәислек итүче Казакъстан да, АКШ, Германия, Франция һәм башка күп кенә илләрнең җитәкчеләре дә Кыргызстанга тынычлык саклау көчләре җибәрү тәкъдимен яклап чыккан иде.

Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы җыенында Европа иминлегеннән алып Әфганстандагы гамәлләргә кадәр башка мәсьәләләр дә каралды.
XS
SM
MD
LG