Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Башкортстан президенты урынына Хәмитовны тәкъдим итә


Русия президенты Дмитрий Медведев Башкортстан президенты урынына Рөстәм Хәмитовны тәкъдим итте.

Пәнҗешәмбе республика президенты Мортаза Рәхимов вазифасыннан киткәннән соң, Русия су хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләренең берсе Хәмитов президент вазифаларын үтәүче итеп билгеләнгән иде.

Башкортстан дәүләт җыелышы корылтай Хәмитовны президент итеп раслау мәсьәләсен дүшәмбе, 19 июльдә карар дип көтелә.

Хакимияттәге Бердәм Русия фиркасе Медведевка сайлап алу өчен барлыгы 4 намзәт тәкъдим иткән иде.

Медведев шулай ук Карелия Республикасы башлыгы урынына Андрей Нелидовны тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG