Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камерон: "Тәһран белән килешү өчен әле соң түгел"


Британия һәм АКШ рәсмиләре Иран белән каршылыклы атом программы турында килешү өчен әле соң булмавын фаразлый.

Тәһран белән сөйләшүләрдә алгарыш булмаган очракта көнбатыш Иран Ислам җөмһүриятенә каршы кабул ителгән яңа санкцияләргә тугры калачагын белдерә.

20 июльдә Вашингтонда АКШ президенты Барак Обама белән бергә булган матбугат очрашуында Британия премьеры Дэвид Камерон Иран белән сөйләшүләрне кичекмәстән дәвам итәргә чакырды.

БМО Иминлек Шурасы июнь аенда Иранга уран баету программын туктатмаган өчен 4нче тапкыр яңа санкцияләр кертте.

Бразилия белән Төркия исә чикләүләрнең файдасыз булачагын алга сөреп, яңа чикләүләргә каршы чыккан иде.

АКШ белән Британия һәм аларга беректәш илләр, Иранның уран баету программын атом коралы җитештерү максатында куллана алачагыннан шикләнә. Тәһран исә бу гаепләүләрне кере кагып, атом программының тыныч максатта булуын алга сөрә.
XS
SM
MD
LG