Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда Талибанга каршы хәрби чарада меңләгән кеше кулга алынды


Пакстан иминлек көчләре төньяк-көнбатыштагы Талибан сугышчыларына каршы алып барган хәрби чараларда меңнән артык шикле кешене кулга алды. Бу хакта төбәк мәгълүмат министры Ифтиһар Хөсәен хәбәр итте.

"Соңгы чаралар ярдәмендә талибанның киләчәктә ихтимал канлы һөҗүмнәренең туктатылуын" әйткән Хөсәен, "төбәктәге террор һөҗүмнәрен тәмам бетерүгә ниятле булуларын" әйтте.

Пакстанда хөкүмәт илнең Әфганстан чигенә якын төньяк-көнчыгышындагы Талибан сугышчылары белән ел ярымнан бирле көрәшә. Террор оешмасы соңгы айларда Пакстандагы һөҗүмнәрен арттырган иде.
XS
SM
MD
LG