Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төзүче татар теле язмышын кайгырта


Башкортстанның яңа президенты Рөстәм Хәмитовка фиркаләр һәм иҗтимагый оешмалар республикада җыелып киткән кискен проблемаларны хәл итү юлларын тәкъдим иткәндә, аерым кешеләр дә үз уй-фикерләре белән уртаклаша. Уфада яшәүче төзүче Таһир Ахунов та шулар исәбеннән.

Таһир Ахунов озак еллар төзелештә эшләп югары җитәкче вазыйфаларны башкарган булдыклы шәхес. Үзенең татарлыгы өчен байтак михнәтләр дә күргән ул. Бүген күп кешеләр яңа президент Рөстәм Хәмитов икътисадны алга җибәрү юлларын ачар, социаль мәсьәләләрне хәл итүгә мөмкинлекләр табар, дигән өметтә яшәсә, Таһир Ахунов үз милләтенең милли-мәдәни мәнфәгатьләре өчен дә уңай үзгәрешләр булыр дип ышана.

Таһир Ахунов үзе Әлшәй районындагы бер татар авылыннан. Татарча белем алган, милли гореф-гадәтләрне үстерүгә зур өлеш керткән, Бөтендөнья Татар конгрессы җыеннарына катнашкан кеше ул. Озак еллар Уфадагы төзелеш оешмаларында эшләп “Башкортстанның атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем алган милләттәш хәзер республикада татар теленә дә, лаеклы мөнәсәбәт булыр, дип өметләнә.

“Башкортстанда татар теленә дә дәүләт теле статусы бирелсә, бигрәк тә яхшы була, - ди ул. – Ләкин бездә бит әле республикада телләр турында кабул ителгән әлеге канун да үтәлми. Ул үтәлсә дә, татар халкы риза булыр иде”, ди Таһир Ахунов. Моңа мисал итеп ул татарлар тупланып яшәгән районнарда да татарча язулар булмауны, татар мәгарифе кысылуны китерә.

Хәзерге президент Башкортстанда барлык милләтләргә дә тигез караган сәясәтне булдырыр, ди Таһир Ахунов. “Аның әле булган Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгын бетерү һәм аның урынына башка оешма булдыру хакындагы уй-ниятләре шуңа ышаныч тудыра”, ди Таһир Ахунов.

Башкортстанның яңа президенты республикадагы моңа кадәр эшләп килгән Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы үзгәртеләчәк, дип белдерә. Аның фикеренчә, мәдәният белән милли сәясәт бер тәртә арасына керә алмый. Милли сәясәт бик нечкә дөнья һәм аны мәдәният белән бергә бутау дөрес түгел, аларны аерым-аерым хәл итәргә кирәк, ди Рөстәм Хәмитов.
XS
SM
MD
LG