Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Косово бәйсезлеген һаман да танымый


БМОның халыкара Һааг мәхкәмәсе пәнҗешәмбе көнне 2008 елда Косовоның бәйсезлеген игълан итүе халыкара хокук нормаларына каршы килмәвен таныды. Әмма бу мөрәҗәгать Мәскәүнең фикерен үзгәртмиячәк. Русия һаман да Косовоны Сербиянең бер өлеше дип саный.

Бу турыда Русиянең тышкы эшләре министрлыгы мөрәҗәгатендә әйтелә.

АКШ мәхкәмә карарын хуплап каршылады, бөтен илләрне, шул исәптән Сербияне дә Косово бәйсезлеген танырга чакырды.
Сербия хакимияте Һааг мәхкәмәсе карары белән килешмәде, алга таба да Сербиянең бөтенлеге өчен сәяси юллар белән көрәш алып барасын искәртте.
XS
SM
MD
LG