Accessibility links

Кайнар хәбәр

Венесуэла Колумбия белән дипломатик бәйләнешен өзде


Венесуэла президенты Уго Чавес, Богота хакимиятенең "Колумбия гыйсянчылары Венесуэлада" дигән белдерүеннән соң Колумбия белән дипломатик бәйләнешләрне өзүен игълан итте.

"Бу гаепләүгә каршы мөнәсәбәтне өзүдән бүтән чарабыз юк иде", дигән Чавес, ике ил арасындагы чик буенда иминлекнең ныгытылуын белдерде.

Колумбия хакимияте күптән түгел гыйсьянчы сугышчыларның 5 югары вәкиленең исемлеген игълан иткән һәм аларның Венесуэлада булуын алга сөргән иде. Колумбия шулай ук Венесуэлада 1500 Колумбиялы милитан булуын һәм биредә сугышчыларның дистәдән артык күнегү лагерьларның булуын әйтә.

Венесуэла илчесе Рой Чадертон сугышчы лагерьлары дип күрсәтелгән рәсемнәрнең кайда төшерелүенең билгеле булмавын һәм аның дәлил була алмаячагын әйтте. Венесуэла Колумбия дипломатларын 72 сәгать эчендә илне ташлап китәргә чакырды.

Чавеcнең чыгышыннан соң АКШ ике илне тынычланырга чакырды.
XS
SM
MD
LG