Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда су баскан җирдән йөз меңләп кеше эвакуацияләнде


Кытайның көньяк-көнбатышындагы Сычуан виләятендә су баскан районнан йөз меңләп кеше эвакуацияләнде.

Кытай хакимиятләре әйтүенчә, анда кимендә 1100-ләп кеше һәлак булган яки югалган дип санала.

Соңгы ун елдагы иң көчле су басу Кытайга зур икътисадый зыян китерә. Бу су басу теге яки бу яктан барлыгы 120 миллионлап кытайның тормышына тәэсир итә.

Озак яуган көчле яңгырлар нәтиҗәсендә Янцзы елгасы ярларыннан чыкты.
XS
SM
MD
LG