Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа күзәтүчеләренең Грузиядәге эшчәнлек мөддәте озайтылды


Европа Берлеге үз күзәтүчеләренең гөрҗи-абхаз һәм гөрҗи-осетин низагы төбәкләрендә күзәтү эшчәнлеге мөддәтен озайтты.

Әлеге төркемгә Грузия белән аннан аерылырга теләүче Абхазия һәм Көньяк Осетия чикләрендәге 225 күзәтүче керә.

Төбәктә Европа Берлеге күзәтүчеләре 2008 елгы Русия-Грузия сугышыннан соң солых килешүенең үтәлешен күзәтү өчен урнаштырылды.

Грузия күзәтүчеләрнең мөддәтен озайту яңа көч куллануларга мөмкинлек бирми дип хуплау белдерде.
XS
SM
MD
LG