Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Русия белән хезмәттәшлекнең ныгуын белдерә


НАТОның хәрби комитет башлыгы, Италия адмиралы Дҗампаоло Ди Паола НАТО белән Русия арасында хезмәттәшлек сизелерлек яхшыра бара диде.

Бүген Брюссельдә чыгыш ясап Ди Паола икеяклы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре - Әфганстандагы НАТО хәрби чаралары, халыкара террорчылыкка һәм диңгез юлбасарларына каршы каршы көрәш булуын белдерде.

Мәскәүдә бу көннәрдә үткән сөйләшүләрдән кайткан Ди Паола Русиянең Әфганстанда төзелүче хәрби һава көчләренә хәрби һәм транспорт боралаклары бирергә ризалык белдергәнлеген әйтте.
XS
SM
MD
LG