Accessibility links

Кайнар хәбәр

Романиядә Израил боралагы һәлакәтендә һәммә кеше үлгән


Романия саклану министрлыгы дүшәмбе көнне башкала Бухаресттан төньякта төшеп җимерелгән Израил боралагында алты Израил һәм бер Романия хәрбиенең барысы да үлгән дип белдерде.

Израил-Романия уртак күнегүендә катнашучы Израил боралагы Бухаресттан 160 чакрымдагы Брасов шәһәрендә төшеп җимерелгән.

Министрлык коткаручылар һәлакәт урынында бер генә исән кеше дә тапмады дип белдерә.
XS
SM
MD
LG