Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда очкыч казасында 152 кеше һәлак булды


Пакстанның Airblue һава ширкәте очкычы чәршәмбе иртән башкала Исламабад үзәгеннән 2 чакрымдагы Маргла тавына бәрелеп җимерелде.

Хөкүмәт очкычтагы 152 кешенең барысы да һәлак булган дип белдерә.

Карачи шәһәреннән башкалага килүче очкычта 146 юлчы һәм алты хезмәткәр булган.

Каза сәбәбе әлегә билгесез. Каза яңгыр вакытында булган.

Пакстанда матәм игълан ителде.
XS
SM
MD
LG