Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каталония парламенты корриданы тыйды


Испаниянең төньяк-көнбатышындагы Каталония автоном өлкәсе парламенты үгез сугышы корриданы тыйды.

Корриданы тыю үгезләрнең тамаша вакытында мыскыллау һәм азаплауларга дучар булуы белән бәйле диелә.

Шул ук вакытта үзләренең бәйсез дәүләтен төзергә теләүче Каталония сепаратистларының коррида Испания милли тамашасы булганга күрә аңа каршы булулары да мәгълум.

Җирле парламенттагы оппозиция Каталония парламентының корриданы тыярга вәкаләте юк дип бу мәсьәләне Испания парламентында күтәрергә җыена.
XS
SM
MD
LG