Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимнәр дөньякүләм җылыну котылгысыз дип саный


Дөньяның 48 иленнән 300-дән артык галим дөньякүләм җылыну котылгысыз дип исәпли.

Бу турыда АКШның океан һәм атмосфера тикшеренүләре дәүләт идарәсенең яңа хисабында әйтелә.

Хисапта җылыну сәбәпләре әйтелми, бары тик җылыну булуын, шул исәптән бар дөньяда һава температурасы күтәрелүне һәм бозлыклар эрүен раслаучы дәлилләр генә китерелә.

Хисапта шулай ук һава торышын күзәтүләр башланганнан бирле 2000 елдан соңны берничә елның иң җылы ел булганлыгы әйтелә.
XS
SM
MD
LG