Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талибан Нидерланд хәрбиләренең Әфганстаннан китүен хуплый


Нидерландның “Volkskrant” газеты Талибанның Нидерланд хөкүмәтен Әфганстаннан үз гаскәрләрен чыгаруы уңаеннан котлавы турында хәбәр итә.

Талибан сүзчесе Кари Йосыф Әхмәди газетка Талибанның Нидерланд хөкүмәтен кыюлык күрсәтеп бәйсез рәвештә карар иткән өчен чын күңелдән котлавы турында белдергән.

Нидерланд 2006 елда Әфганстанга 1950 хәрбиен җибәргән иде. Аларның андагы хезмәт мөддәте бу якшәмбедә тәмамлана.

НАТО Нидерландтан хәрбиләрен Әфганстанда 2011 елның августына кадәр калдыруны сораган иде.

Дүрт ел эчендә Әфганстанда Нидерландның 24 хәрбие һәлак булды.
XS
SM
MD
LG