Accessibility links

"Новая газета" стажеры юкка чыкты


"Новоя газета" газеты стажеры Вероника Максимюк юкка чыкты.

Редакция Вероника Максимюкны урладылар дип белдерде. Газет стажеры күптән түгел генә Мәскәү астындагы Химки шәһәре администрациясенә ясалган һөҗүм турында язган була.

Газетның шеф-редакторы Сергей Соколов әйтүенчә, бүген иртән журналист фатирына кисәтүсез милиция килеп керә, Вероника Максимюкка "Химки" эчке эшләр идарәсенә барырга тәкъдим итә.

"Новая газета" шеф-редакторы Соколов Верониканың хезмәттәшләренә шалтыратып, аны кайсы якка таба алып китүләрен генә хәбәр итә алган, шуннан соң элемтә өзелгән.

Сергей Соколов бу хәлне журналистны урлау дип саный.

XS
SM
MD
LG