Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина халкы өчен 1 августан газга бәя арттырылды


Украинада беренче августан газга бәя 1,5 тапкыр арттырылды.

Хакимиятләр көз аеннан кайнар су һәм җылытуга да бәя артачак дип хәбәр итә.

Бу атнада халыкара валюта фонды Украинага ике ел ярымга 15 миллиар доллар кредит бүлеп бирәчәген игълан итте. Әмма бер шарт белән. Украина моның өчен газга бәяне арттырырга тиеш.

Оппозиция газга бәяне арттырган өчен көз аенда халыкны хөкүмәткә каршы демонстрациягә алып чыгу белән яный.
XS
SM
MD
LG