Accessibility links

Кайнар хәбәр

Июль ае Гыйрак өчен иң канлы ай булды


Соңгы ике елда Гыйрак өчен июль ае иң канлы ай санала.

Гыйрак хакимияте мәгълүматларына караганда, июльдә терактлар һәм һөҗүмнәр вакытында 535 кеше үлде. Һәлак булучыларның 89-ы тәртип саклаучы, 50-е хәрби, калганы гади халык.

Һәлак булучылардан кала 1000нән артык Гыйрак кешесе яраланган.

Июль башында шыгыйларның Багдадка хаҗ кылуы вакытында ясалган һөҗүмнәрдә аеруча күп кан коелды дип санала.

Гыйрак иминлек хезмәткәрләре июль аенда 100ләп боевикны үтерүе, 955-ен кулга алуы хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG