Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Русатом” башлыгы Уфада булып китте


“Русатом” башлыгы Сергей Кириенко Агыйдел шәһәрендә төзелә башлаган станция язмышы өчен борчыла. Сүз аңа бүленгән 600 гектар мәйданны файдалану турында бара.

Агыйделдә атом станциясе булмаячак. Чернобыль фаҗигасеннән соң аны төзү туктатылган иде. Очрашуда аңа дип бүленгән 600 гектар җирне файдалану турында сүз барды.

Сергей Кириенко сүзләренчә, анда атом тармагы һәм төзелеш өчен кирәк-ярак чыгару заводлары төзеләчәк. Ләкин башта “Русатом” белгечләре Агыйделгә килеп тикшерү эшләре үткәрәчәк.

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов “Русатом” белән хезмәттәшлекне югары бәяләвен белдерде. Сергей Кириенко Рөстәм Хәмитов турында: “Мин Рөстәм Хәмитовны күптәннән беләм. Ул федераль вазыйфада да эшләгән көчле җитәкче”, дип әйтеп узды.

Сүз уңаеннан, Башкортстанның элекке Президенты Мортаза Рәхимов белән Сергей Кириенконың мөнәсәбәтәре катлаулы иде. Аңлашылмаучылык Мортаза Рәхимовның Кириенко Идел буе федераль округына баш итеп билгеләнү уңаеннан булган тәнкыйтеннән соң башланган иде.
XS
SM
MD
LG