Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда банк талаган кешеләр сакчыларның башын кискән


Әфганстанның төньягында бер банкка булган һөҗүмдә банк сакчылары агуланган һәм башлары киселгән килеш табылды. Балх вилаяте полиция сүзчесе Шәрҗан Дурани, бер төркем кешенең Кабул Банкының Мәзары Шәрефдәге филиалында эшләгән 6 сакчының ашына башта агу салган булуын белдерде.

Агуланган Банк сакчыларының башын кискән кешеләр Банктан 269 мең доллар акча урлап качкан.

Вакыйга турында тикшеренү эше дәвам итә.
XS
SM
MD
LG