Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә корылык бодай бәяләренә тәэсир итте


Дөньяның иң күп бодай сатучы илләре рәтендә булган Русиядә корылык сәбәпле бодай бәяләренең артуы хәбәр ителә.

Русиянең иген җирләренең 1/5 өлешенең зур зыян күргән.

Уңыш җыюдагы кимү соңгы бер айда, бигрәк тә бодай бәяләрендә 50 %лык артышка сәбәп булды.
Financial Times, Русиядә булган корылык сәбәпле бодай кебек бөртекле ашлыкларның халыкара базардагы бәясенең 1973 елдан бирле иң югары дәрәҗәгә җитүен хәбәр итә.

Бәяләрнең артуы авыл хуҗалыгыннан алып аракы җитештерү тармагына кадәр киң күләмдә йогынтысы булыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG