Accessibility links

Кайнар хәбәр

Отунбаева үзбәкләргә каршы чамадан тыш көч кулланылуын таныды


Кыргызстан президенты Роза Отунбаева, Кыргыз иминлек көчләренең илнең көньягында чыккан этник каршылыкта чамадан тыш һәм нахак көч куллануы турында гаепләүләрне таныды.

Француз хәбәр агентлыгы AFP'гә биргән әңгәмәсендә Отунбаева, кыргызлар белән үзбәкләр арасында булган бәрелешләр турында мәгълүмат биргәндә, "Әйе кеше хокукларын бозу очраклары булган һәм бу очракларның барсын җeнтекләп карап чыгарга кирәк әле" дип әйтте.

Кайбер очракта үзбәкләргә каршы махус юнәлдерелгән җәзалау очрагы булуын әйткән Отунбаева, "Сораштымыйча җәзага тарту очракларын инкарь итмим, алар булган һәм хәзердән соң моны булдырмау өчен тырышам" дип өстәде.
XS
SM
MD
LG