Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка һәм БМО вәкиле Һирошима корбаннарын искә алды


АКШ үз тарихында беренче мәртәбә Икенче дөнья сугышы ахырында Япониянең Һирошима шәһәренә атом бомбасы җибәрүе нәтиҗәсендә һәлак булган кешеләрне искә алу өчен үз вәкилен җибәрде. Мәрасимгә АКШның Токиодагы илчесе Кон Росс катнашты.

Мәрасимгә катнашучылар 1945 елда 6 август көнне сәгать 8:15тә, АКШ хәрби очкычларының Һирошимага атом бомбасы ташлавы нәтиҗәсендә һәлак булган кешеләрне искә алды.

АКШның 1945 елда Һирошимага юллаган атом бомбасы шартлавы нәтиҗәсендә 140 мең кеше һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG