Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорстстанда район хакиме хөкем ителде


Башкортстанның Кушнаренко районы хакимиятенең элекке башлыгы Сергей Касаткинга карата җомга көнне хөкем карары чыгарылды. Мәхкәмә карары белән 3 елга шартлы рәвештә хөкем ителде ул.

Әлеге хәлне Кушнаренко районы халкы тарихи вакыйга буларак кабул итте. Чөнки Сергей Касаткинга каршы 4 ел буе көрәш алып барган иде алар. Төрле башбаштаклыкларга юл куйган, күп кешеләрнең канын бозган хакимият башлыгына карата башланган мәхкәмә утырышлары үзләре генә дә 4 ай буе дәвам итте. Нәтиҗәдә, элекке хаким 3 елга шартлы рәвештә хөкем ителде һәм аңа алдагы бер ярым елда җитәкче вазыйфалар тәкъдим ителмәскә тиеш, дип әйтелде.

Шулай итеп райондагы гаделлек юллаучылар үз морадына иреште кебек. Анда яшәүчеләр, Сергей Касаткинга каршылык белдереп, дистәгә якын митинг һәм пикетлар оештырды. Кушнаренко халкы район хакименең җитәкчелек итү ысуллары белән килешмәде. “Сергей Касаткин район милкен таратып бетерде, эшләргә һәм яшәргә һичбер шартлар калмады. Аның башбаштаклыгы аркасында, йөзләрчә кеше, бер сәбәпсезгә, эш урыннарынан алынды. Халык куркыту һәм басым астында яшәргә мәҗбүр булды”, дип белдерде аңа каршы чыгучылар.

Кушнаренко районындагы каршылык чараларын оештыручыларның берсе Илфир Гәрәев гаделлек юллаучыларның моның белән генә тынычланмаячагын, ә Касаткинны төрмәгә утыртуга ирешәчәкләрен әйтә. “С. Касаткинга 4 елга кадәр төрмә җәзасы янарга мөмкин”, ди Илфир Гәрәев. Аның әйтүенчә, Кушнаренко районының элекке хакименә карата ачылган җинаять эшен тикшерү бик авыр барган:

“Мәхкәмә хезмәткәрләре С. Касаткинны төрлечә якларга тырышты, ләкин җәмәгатьчелек басымы астында алар, барыбер без теләгәнрәк карар чыгарырга мәҗбүр булды. Әлеге хәлгә Башкортстанда президент һәм премьер-министр алмашыну да йогынты ясамый калмады, билгеле”, ди Илфир Гәрәев.

Шулай итеп заманалар үзгәрә. Җөмһүрияттәге оппозиция вәкилләре фикеренчә, яңа президент хәзер икенче адым итеп районнар һәм шәһәрләр хакимнәре арасында да “чистарту” эшләрен башларга тиеш.
XS
SM
MD
LG