Accessibility links

Гыйракта һөҗүмнәр саны арта


Багдад – Бүген Гыйракның Рамади шәһәрендә бер интихарчының полиция патруленә һөҗүм итүе нәтиҗәсендә 8 кеше һәлак булган, 23 кеше җәрәхәтләр алган.

Әл-Фаллуҗа шәһәрендә кеше күп йөри торган урында шартлаткыч тутырылган машина шартлатылган. Нәтиҗәдә ике кеше һәлак булган, 4 кеше яраланган.

Көньяктагы Басра шәһәрендә дә һөҗүмнәр булган. Шимбә көнне анда булган шартлаулар нәтиҗәсендә 43 кеше һәлак булды, 186 кеше җәрәхәтләр алды.

Соңгы вакытта Гыйракта һөҗүмнәр саны артты. Шушы айның ахырында американ гаскәрләре аннан чыгарылырга тиеш.
XS
SM
MD
LG