Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә янгыннар саны кимегән, ләкин вәзгыять авыр булып кала


Мәскәү – Русиядә янгыннар саны кимегән, ләкин вәзгыять әле дә авыр булып кала.

Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстанда һәм Ульян өлкәсендә янгыннар тулысынча сүндерелгән.

Мәскәү, Түбән Новгород, Киров өлкәләрендә вәзгыять әлегә авыр булып кала.

Министрлык мәгълүматына караганда, Русиядә эссе һава һәм корылык сәбәпле чыккан янгыннарның мәйданы 170 мең гектардан артып иткән.

Тирә-якта урманнар яну сәбәпле, Мәскәүдә һавадагы төтен күләме рөхсәт ителгән дәрәҗәдән берничә тапкыр югары булып кала.

Хастаханәләр һәм ашыгыч ярдәм хезмәтләре көчәйтелгән тәртиптә эшли.
XS
SM
MD
LG