Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә мәчет ябылды


Германиядә террорчылар җыелган җир буларак телгә алынган мәчет ябылды. Алман рәсмиләре, 2001 елның 11 сентябрьдә АКШка террор һөҗүме булыр алдыннан әл-Каидә әгъзалары әлеге мәчеттә җыелган. Шул сәбәпле Һамбургтагы Тайба мәчете гыйбадәткә ябылган.

Германиядә чыккан Focus журналы күзләү идарәсенә нигезләнеп язган хәбәрендә, ул вакытта әлеге мәчет террорчыларны эшкә җәлеп итү өчен кулланылган. Журналдагы хәбәрдә күзләү идарәсе вәкилләре мәчетләрнең кабат радикаль төркемнәр учагына әйләнүен әйтә.
XS
SM
MD
LG