Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нургали Хәбибрахманов үзен яндырырга җыена


Нургали Хәбибрахманов
Нургали Хәбибрахманов

Казан шәһәрендә яшәүче 70 яшьлек Хәбибрахманов Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәле янында ачлык игълан итте. Ул “Сэвилен” ширкәтеннән эшләгән акчаларын таләп итә.


Нургали Хәбибрахманов Ленин һәйкәле янына якшәмбе көнне үк чыккан инде. Бер атна буе ул мәйданда булачагын әйтә. Әгәр таләбе үтәлмәсә иң соңгы чиккә барып җитәргә дә әзер.

“Минем соңгы адымым бик куркыныч булачак. Монда телевидение чакырачакмын, консуллыклардан чит ил корреспондентларын кузгатачакмын. Мин үземне яндырачакмын. Беркайчан да сүземне җилгә ыргытмыйм”, ди Хәбибрахманов.

Аның сүзләренчә, ул үз таләбе белән Татарстандагы мәхкәмәләрнең бөтен баскычларын да үткән. Югарысына ук барып җиткән. Әмма аны акчасыз калдыручыларны гел аклап килгәннәр.

15 меңлек акцияләрне 500 сумга җыйганнар

Хәбибрахманов “Сэвилен” ширкәтендә алман технологиясе белән полиэтиленнар җитештергән. Берьюлы югары басымлы 4 компрессорда эшләгән. Ә норма белән 1генә компрессорга хезмәт күрсәтергә тиеш булган. Аңа, эшләргә теләмәсәң, чыгып кит, дип тә әйткәннәр. Хәбибрахманов пенсиягә чыккач та эшләвен дәвам иткән. Тиешкә караганда күпкә киметеп, бик аз акча түләделәр, дип белдерә ул.

“1 миллион 400 мең сум мин таләп итәм. Минем фатирым юк. Мине “Сэвилен” бернәрсәсез калдырды. Безне элекке генеральный директор ике мәртәбә алдады. 150 кешенең акцияләрен җыеп алды. Акцияләр бетә, 500 сумнан тапшырмасагыз, алар бәдрәф кәгазе булып калачак, диде.

Бөтенсе ашыга-ашыга акцияләрне тапшырды. Аннан интернет буенча белдек, алар акцияләрне үзләрендә калдырганнар. Безнең акцияләргә 5 кеше хуҗа булып калды. Ә “Оргсинтез”да ул акция 500 сум түгел, ә 15 мең сум тора иде”, ди Хәбибрахманов.

Аның сүзләренчә, “Сэвилен” башта “Казаньоргсинтез”нең бер тармагы буларак оештырылган. Аннан соң үзе бер аерым ачык акционерлык җәмгыятенә әйләнгән.

Нургали Хәбибрахманов үзен башкаларга ошамаган дип белдерә. “Мин Колыма малае, кечкенәдән сөргенне күрдем, төрмәнең нәрсә икәнен беләм, шуңа күрә бернәрсәдән дә курыкмыйм”, ди.
XS
SM
MD
LG