Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зөләйха Минһаҗева: “Кешелек кыйммәтләре югалмасын”


Зөләйха Минһаҗева
Зөләйха Минһаҗева

Чаллыда яшәүче Зөләйха Минһаҗева иҗат казанында озак еллар кайнаса да, әдәби эшчәнлеге соңгы вакытларда гына укучыларына барып иреште. Былтыр аны Татарстан язучылар берлегенә кабул иттеләр.

Баулы районы Салих авылында туып-үскән Зөләйха Минһаҗева Чаллыда 1979 елдан бирле яши. Озак еллар шәһәрнең мәдәният идарәсендә башлык урынбасары булып эшләгән. Аның оештырган чараларын, алып барган кичәләрен татар халкы әле дә хәтерли. Хезмәтләре өчен Зөләйха ханымга “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелә.

Казанның 1000 еллыгы чараларына сценарий язуда катнаша һәм шул исемдәге медальгә лаек була ул. Мәскәү булдырган “Русиянең алтын каләме” бүләген ала. Шунысы кызыклы, талантлы шагыйрә, язучы Минһаҗева үзе 50 яшеннән соң гына халык арасында таныла. Соңгы 5 елда 4 китап чыгара, 9 китабы Татарстан китап нәшриятына тапшырылган.

Зөләйха ханымның әдәбиятка кереп китүенә язучы Айдар Хәлим этәргеч биргән. Заманында Айдар әфәнде Минһаҗеваның әсәрләре белән таныша, аларны халыкка җиткермәгәне өчен ачулана да.

Авыллык – татарлык галәмәте

“Мин бәләкәй генә авылда туып-үскән кеше. Менә шул “авыллыгым” һаман да җанымда саклана. Мин үземне Гамил Афзал, Муса Җәлил, Сибгат Хәкимнәр белән бер баскычта күз алдына китерә алмадым. Узган ел Казанда мин язучылар берлегенә бер генә каршы тавыш белән кабул ителдем.

“Үземне язучы булып беттем, дип әйтә алмыйм, ышанычыгызны аклармын”, дидем. Халыкка җиткерәсе әйберләрем бик күп. Шуңа үземне тулаем багышлау зарур. Эш арасында гына язып, моңа ирешү мөмкин түгел. Мин пенсиягә чыгуның икенче көнендә үк эшемнән киттем, язучылык белән шөгыльләнү өчен”, ди Зөләйха Минһаҗева, иҗат сәхнәсенә соңгарак калып килүенә аңлатма биреп.

Язучы соңгы вакытта драма язу белән мәшгуль. Ул иҗат иткән тамашалар Чаллы, Казан, Уфа, Оренбур сәхнәләрендә уйнала. Хәзерге вакытта ул “Җәяүле кош” дигән кино әсәре яза.

Зөләйха ханым бүгенге татарның яшь иҗат көчләренә дә югары бәя бирде. “Безнең буын бер кат сындырылып, кабат яши генә башлады. Яшь буынның кыйбласы, билгеле, өметле. Аларда фикер, әхлак, намус, кешелек кыйммәтләре үзгәрмәсен иде”, дигән теләктә кала ул.
XS
SM
MD
LG