Accessibility links

Җәваплы вәкил хезмәттәшлеккә чакыра


Татарстанның кеше хокуклары өчен җәваплы яңа вәкиле Сәрия Сабурскаяның бу вазыйфага билгеләнүенә бу көннәрдә бер ай тулды. "Азатлык" аның планнары, кайбер мәсьәләләргә карашы белән кызыксынды.

“Кешеләр үзләренең хокукларын белми, кыен хәлдә калгач, үз-үзен яклау мөмкинлекләре турында да хәбәрдар түгел”, ди кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил Сәрия Сабурская. Ул, гомум алганда, республикада кеше хокуклары белән хәлләр начар түгел, дип бәяли.

Аның әйтүенә караганда, Татарстандагы омбудсменга елына уртача бер меңгә якын кеше мөрәҗәгать итә. Эшләр күбесенчә фатир, торак-коммуналь хуҗалык проблемаларына кагылышлы була, ди ул. Шулай ук, төрмәләрдән күп язалар, мәхкәмә карарлары белән килешмәүчеләр дә мөрәҗәгать итә.

Милиция гаебен раслау авыр

Килгән гаризаларның уртача 10% милиция, юл инспекциясе эшенә кагылышлы була, ди кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил. Әмма аның әйтүенчә, шикаятьләрнең күбесе расланмый.

“Хокукларны якларга сорап язылган хатларны Тикшерү комитетына, прокуратурага җибәрәбез. Анда тикшерәләр, карыйлар, әмма аларның күбесе расланмый. Аннан соң безгә инде эшнең мәхкәмәдә каралганнан соң язалар, без аның карарын көченнән чыгара алмыйбыз, без кешеләргә югарырак дәрәҗәле мәхкәмәгә генә мөрәҗәгать итәргә ярдәм итәбез”, ди Сәрия Сабурская.

Эш хакларын алу хокукы

Кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил әйткәнчә, бер ай эчендә аңа, эшкә кагылышлы сорау белән әле бер генә кеше мөрәҗәгать иткән. Сәрия Сабурская республикада кризис вакытында хөкүмәт күп чаралар күрде, эш белән тәэмин итәргә тырышты дип саный. Эш хакларын тоткарлау мәсьәләсендә Сабурская: "Хөкүмәткә тәэсир итү мөмкинлегебез бар, чөнки атна саен махсус комиссия утырышларында катнашам, анда кешеләрнең проблемалары турында әйтә алам", ди.

Алдагы планнар


Татарстан хакимиятләре рәсми төстә билгели торган кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил Казандагы, Мәскәүдәге башка хокук яклаучылар белән дә хезмәттәшлек итәргә теләге барлыгын әйтте. Алга таба ул хакимият оешмалары вәкилләрен чакыртып, кешеләрне кабул итү гадәтен кертергә уйлый. Күптән түгел, Ватандашлар хәлен теркәү идарәсе хезмәткәрләре белән шундый очрашу булды. Татарстандагы омбудсмен идарәсендә андый кабул итү көннәрен ай саен үткәрергә планлаштыралар.

Сәрия Сабурская Татарстанның кеше хокуклары өчен җаваплы вәкиле итеп Татарстан Дәүләт шурасының 8 июль утырышында билгеләнде. Моңа кадәр бу урында Рәшит Вәгыйзов эшләде.

Сәрия Сабурская бу вазыйфага керешкәнче Татарстан хөкүмәт идарәсендә социаль үсеш бүлеге башлыгы, аңарчы Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары булып эшләде.
XS
SM
MD
LG