Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Әйткәнсең икән “Без булдырабыз!”дип, булдыр …”


“Безнең гәҗит”нең соңгы саны сәяси хәлләр белән бергә гыйбрәт алырлык вакыйгаларны күп китерә. Аларның исемнәре үк күңелгә шом кертә; “Эсселек – җәһәннәм билгесе”, “Каберен чәчәктән өзмиләр” дисеңме.


Быелгы корылык кечкенә кисәтү, зурысы алда?!

Рәсим хәзрәт Хәбибулла “Эсселек җәһәннәм билгесе” язмасында адәмнәрнең кешелек сыйфатларын югалтуларын һәм гөнаһлары өчен җәза алуларын әйтә.

“Чак кына аңлашылмаучанлык килеп чыга түгелме? Ничек инде “барысын да булдыручылар” иген уңмавын табигатькә сылтый? Әйткәнсең икән “Без булдырабыз!” дип, булдыр…”, ди Рәсим хәзрәт. Ул корылыкның ни өчен булуын Коръән сүзләре белән аңлатырга тырыша, милләттәшләрнең тәүбәгә килүләрен тели.

“Исең акылың китәр. Кайчандыр көчләп чукындырудан качып, яшәгән урынын ташлап китеп урман-әрәмәлекләр эченә кереп авыллар төзегән бабаларыбыз варислары – мөэмин-мөселман булырга тиешле татар халкы муеннан гөнаһка батып, көчләү, талау, зина кылуны, эчкечелек һәм наркоманияне тиешле бер хәл буларак кабул итеп яши. Тәненә ике чүпрәк кисәге каплаган татар кызлары, авызларына тәмәке кабып, кулларында сыра шешәсе тоткан хәлдә ир-егетләр муенына асылынып йөри”, дип яза автор.

Рәсим хәзрәт тәүбәгә килергә, Аллаһы тәгалә биргән нигъмәтләргә шөкер итәргә чакыр, әгәр шуларны эшләмәсәк тагын да катырак җәза килергә мөмкин ди.

Фаҗигале тарихлар арткан …


Җәза, кайгы-хәсрәт дигәннән, “Безнең гәҗит”нең соңгы санында аянычлы тарихлар шактый. “Кызым, гафу иттем…” язмасында Кама Тамагыннан Аделина Фәтхуллина 12 яшьлек кызның алтынчы каттан сикереп әти-әнисен газап утларына салуын яза.

Газетадагы “Каберен чәчәктән өзмиләр” исеме астында Татарстанның бер районында июль уртасында фаҗигале төстә якты дөнья белән хушлашкан 24 яшьлек татар егете турында сөйләнелә.

“Иртәнге сәгать бишенче яртыда 24 яшьлек Илназның үзләреннән ерак түгел борылышта “ВАЗ-2114” машинасы белән юлдан аска төшеп, 30 секундта үлүе гаиләсен генә түгел, бөтен авыл, район халкын тетрәндерде”, ди Лилия Йосыпова.
XS
SM
MD
LG