Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгариф җыены тыйнак үтәчәк


14 августта Башкортстан мәгарифе җыены үтәчәк. Быел бу чара, башка еллардан аермалы буларак, татар районнарында уза һәм бик тыйнак оештырыла ул.

Моңа кадәр август мәгариф конференцияләре башкорт районнарында оештырыла килде. Әлеге киңәшмәләр чын бәйрәм рухында үтә һәм бик купшы әзерләнелә иде. Быел исә август киңәшмәсе бер генә көн була һәм анда җыр-биюләр, зурдан кубып оештырылган мәҗлесләр булмаячак, дип әйтелде.

Бүздәк һәм Чакмагыш районнарында үтәчәк киңәшмә алдыннан мәгариф хезмәткәрләре үз өлкәләрендә эшчәнлекне яхшыртуга бәйле тәкъдимнәрен дә әйтә. Аларның күбесе хәзер модада булган инновация, модернизация төшенчәләрен дә еш куллана. Башкортстан мәгарифне үстерү институты белгечләре дә хәзер мәктәпләр яхшы белем бирү белән бергә балаларны алдагы тормышка да әзерләргә тиеш, дип исәпли. “Кайчан бишлегә генә укыган балалар да тормышка әзерлексез була”, ди әлеге институт директоры Рөстәм Ишмөхәмәтов.

Рөстәм әфәнде фикеренчә, Башкортстан мәгарифе дә барыбер Европадагы таләпләргә туры килә торган эш ысулларына күчәргә мәҗбүр булачак. Әлбәттә, Русия мәгарифенең элекке алдынгы тәҗрибәсе дә югалырга тиеш түгел, ди Рөстәм әфәнде.

Август киңәшмәсе алдыннан Башкортстанда барлык милләтләр балаларына да башкорт телен көчләп укытуга бәйле мөрәҗәгатьләр дә бермә-бер артты. Башкорт теле көчләп тагылырга тиеш түгел, дигән таләпләрне президент Рөстәм Хәмитовның интернет көндәлегенә дә күпләп юллыйлар.

Ә 12 август көнне өч бала анасы Роза Вахитова башкорт телен көчләп укытуга бәйле Башкортстан Мәгариф министрлыгы бинасы каршында пикет та оештырды. Бер сәгать буе анда “Башкорт теле ихтыярый төстә генә укытылсын!” дигән өндәмә тотып торды Роза ханым. Республикада башкорт телен көчләп укытуга аеруча урыслар белән татарлар кискен каршы чыга.
XS
SM
MD
LG