Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә янгыннар мәйданы кими


Русиядә соңгы тәүлектә табигать янгыннары 8 мең гектарда кимегән. Бу хакта Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мәгълүмат идарәсе җитәкчесе Ирина Андрианова хәбәр итте.

У хәзерге вакытта 56 мең гектарга якын мәйданда янгыннар дәвам итүен әйтте.

Хәл аеруча да Мәскәү өлкәсендә яхшырган. Узган көн белән чагыштырганда анда янгыннар ике тапкырга кимегән, ягъни 29дан 16га калган.

Рязань өлкәсендә янгын кабыну очраклары шулай ук азайган. Ә Түбән Новгород өлкәсендә хәл әле дә кискен булып кала. Анда 73 янгын теркәлгән, әмма аларның мәйданнары шулай ук кими.
XS
SM
MD
LG