Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов Сингапурга килде


Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан вәкиллеге Сингапурга барып җитте. Сәфәрнең максаты – беренче тапкыр үткәрелгән яшүсмерләр җәйге Олимпия уеннарының тантаналы ачылышында катнашу.

Яшүсмерләр өчен җәйге Олимпия уены беренче тапкыр уздырыла. Аны гомум Олимпиада кебек дүрт елга бер тапкыр оештырырга килешкәннәр.

Уеннарда Татарстан спортчылары Русия җыелма такымнары эчендә катнаша. Шулай ук Сингапурда Татарстан волонтерлары да эшли.

Аларга Олимпиаданы оештыручыларга спортчыларны, журналистлары, кунакларны каршы алу, 2013 елда Казанда узачак Универсиадага тәҗрибә туплап кайту бурычы куелган.
XS
SM
MD
LG