АКШ президенты Барак Обаманың 2011 елның июль аена кадәр Әфганстандагы хәрбиләрне чыгару турындагы планына җавап АКШ хәрби җитәкчесе Давид Петраустан килде. Петраус Обаманың чигенү планы турында ясаган чыгышында бу хакта төгәл фикер әйтү өчен әле иртә булуын белдерде.
АКШ генералы Петраус АКШның NBC каналына биргән әңгәмәсендә Әфганстанда Талибанга каршы барган хәрби чараларда уртак көчләр кайбер төбәкләрдә югалтуга тап булса да, башка төбәкләрдә шактый уңыш казануын әйтте. Шул уңайдан Петраус төгәл чигенү вакытын әйтү әле иртә булуын фаразлый.
Петраус шулай ук кайбер шартлар үтәлгән очракта, бәлки әйтелгән вакытка хәрбиләрне чыгару мөмкин була алачагын да әйтте.
Усама бин Ладенның кайда булуы турындагы сорауга җавап биргән Петраус: "Аның кайда булуы әле дә билгесез, ләкин Ладенны кулга алу террорга каршы көрәшнең беренче максаты булачак", диде.