Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда 10 яңа уран баету корылмасы төзеләчәк


Иран Атом энергия идарәсе башлыгы Али Әкбәр Салихи, илдә 10 яңа атом корылмасы төзеләчәк аланның билгеләнүен игълан итте.

Бүген министрлар җыенында журналистлар сорауларына җавап биргән Иран Атом идарәсе башлыгы Салихи, әлеге корылмаларның берсе ел ахырына кадәр төзеләчәген белдерде. Салихи, уранны читтән алу турында әлеге үзләренә бернинди тәкъдим булмавын әйтте.

Иран электр ихтыяҗын канәгатьләндерер өчен алдагы 15 ел эчендә 20 атом станция төзү кирәклеген әйтә. Иран үзенең бу адымын тыныч максатта булуын алга сөрсә дә, көнбатыш илләре Иранның бу мөмкинлекне атом коралы җитештерүдә куллана алачагына борчылу белдерә.
XS
SM
MD
LG