Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмәнстан вәкилчелеге Tатарстан президенты белән очрашты


Төркмәнстан делегациясе 3 көнлек сәфәр белән Казанга үзара тәҗрибә уртаклашырга килде. Делагацияне илнең премьер-министры Назаргулы Шагулаев җитәкли. Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан вәкилләрен Казан Кирмәнендә кабул итте.

Төркмәнстан вәкилләрен каршы алган Татарстан президенты Миңнеханов ясаган чыгышында, “Безнең халыкларны тел, мәдәният, тарих охшашлыгы якынайта. Алга таба ике тугандаш республика арасындагы хезмәттәшлек нәтиҗәле икътисади проектлар белән ныгытылыр”, диде.

Делегация арасында Төркмәнстан автомобиль транспорты министры Гурбан Хангулыев, элемтә министры Овлягулы Җомагулыев, “Төркмән һава юллары” җитәкчесе Батыр Какалыев, диңгез һәм елга транспорты буенча дәүләт хезмәте җитәкчесе Мейлис Мутдиков бар.

Төркмәнстан президенты карары нигезендә вәкилчелек Казанда транспорт һәм мәгълүматлаштыру өлкәсендә үзара тәҗрибә уртаклашырга тиеш.
XS
SM
MD
LG