Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Осетиядә милициягә каршы интихар һөҗүме булды


Төньяк Осетиядә иртә белән булган һөҗүмдә бер милиция хезмәткәре үлде, икесе яраланды.

Эчке эшләр министры Аслан Згоев Владикавказ шәһәренә якын бер милиция тикшеренү ноктасындa һөҗүмченең өстендәге бомбаны шартлатуын белдерде. Интихарчы белән бергә бер милиция хезмәткәре шунда үк үлә.

Интихарчы янында ике кешенең дә булуын әйткән Згоев, бу кешеләрнең берсе яраланган килеш кулга алынуын, икенче кешенең исә качып өлгерүен белдерде.

Белгечләр Кавказда соңгы арада артып киткән интихар һөҗүмнәрен, төбәктә булган фәкыйрьлек, ришвәтчелек һәм милициянең көч куллануы белән аңлата.
XS
SM
MD
LG