Accessibility links

Кеше үтергән җинаятьче төрмәгә бары 14 елдан соң гына утыртылачак


Тыкрыкта машина белән ике студент кызны бәрдергән Иркутски өлкәсе сайлау комиссиясе рәисе кызы Аннаны өч елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Әмма ни гаҗәп, төрмәгә ул тагын 14 елдан соң гына утыртылачак. Ник дигәндә, ул җинаять кылганда йөкле булган һәм хәзер аның кечкенә баласы бар икән.

Иркутски өлкәсе сайлау комиссиясе рәисе Людмила Шавенкова кызы Аннага өч елга колоние-поселение яный. Моннан тыш, аны өч елга машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иттеләр.

Ләкин әлеге карар җәмәгатьчелекне бөтенләй аптырашта калдырды. Чөнки җинаять кылганда йөкле булган Анна төрмәгә бары 2024 елның 6 мартында гына утыртылачак. Ә хөкем карары гамәлгә кергәнче ул бары илдән чыкмаска тиеш булачак.

Җинаятьче беренче чиратта машинасын кайгырта

Җәмәгатьчелектә зур шау-шу тудырган котычкыч хәл узган елның 2 декабрендә була. Шавенкова зур тизлек белән үзенең Toyota Corolla машинасында Байкал икътисад һәм хокук дәүләт университеты тыкрыгына “очып” керә һәм апалы-сеңелле Елена һәм Юлия Пятковыларны бердерә. Нәтиҗәдә кызлар берничә метрга очып китә.



Әлеге хәлләрнең барысы да видеокамерада бар. Һәм иң гаҗәбе язмадан күренгәнчә, Шавенкова һәлакәттән соң беренче чиратта үзенең машинасының зыян күргән якларын карый башлый. Ә кызларга ашыгыч ярдәм машинасын узып баручылар чакыра.
“Взгляд” язуынча, соңрак кызларның берсе - Елена алган зыяннардан үлә, ә Юлия инвалид булып кала.

14 елда ни булмас?

Әлеге интернеттагы юл һәлакәте видеосы җәмәгатьчелекне бөтенләй тетрәндерде. Анда ачыктан-ачык иномарканың кызлар өстенә менүе чагыла. Ә иң гаҗәбе, 28 яшьлек Анна аларга бөтенләй игътибар итмичә машинасын кайгырта башлый.

Соңрак ул мәхкәмә залында үз гамәлләрен машинаның шартлавыннан курыктым дип аңлата.

Студент кызларның гаиләсен Шавенковага карата чыгарылган хөкем карары гаҗәпкә калдыра. Юлия Пяткова аның белән өлешчә генә канәгать булуын әйтә.

“Аңардан машина белән идарә итү хокукын алулары яхшы. Ләкин җәзаны 14 елга кичектерү мәгънәсезлек. Чөнки 14 ел дигәне 15тә, 16да булырга мөмкин. Бу әлбәттә мине канәгатьләндерми”, ди ул.

Хәзерге вакытта Пятковлар бу карарны киредән шикаять итмәкче.

“Кеше хөкем карарын үтәргә тиеш. Мин аның өч ел утырып чыгуын телим. Бары шул очракта гына ул нинди котычкыч хәл эшләвен һәм безне зур кайгыга салуын аңлаячак”, ди Юлия.
XS
SM
MD
LG