Accessibility links

Кайнар хәбәр

Разыя апа инглизчә өйрәнергә ниятләгән


Разыя Әхмәтҗанова Дубай мәчетенә йөрүче гарәп кызлары белән.
Разыя Әхмәтҗанова Дубай мәчетенә йөрүче гарәп кызлары белән.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә аңа беркем дә русча да, татарча да белмәгән кунакханәдә яшәргә туры килгән. “Бу ил ватандашлары бик бәхетле дип әйтер идем мин”, ди Әхмәтҗанова.

Балтач районы Карадуган авылының балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Разыя Әхмәтҗанова, “Сөембикә” журналы үткәргән сәяхәтнамәләр бәйгесендә җиңеп, Париж урынына Дубайны сайлаган иде. 8 көнлек сәфәр эчендә аңа нык гаҗәпләнергә дә, кайбер кыенлыкларны да җиңәргә туры килгән.

“Отельдә урысча белгән кеше бер мин генә идем. Урысча белгән гид килеп диңгезгә ничек барасын, кибетләрне кайдан эзләп табасын, кайда кереп ашыйсын аңлатып китте. Шулай ук, китәсе көнне сәгать көндезге 2дә сез холлда басып торырга тиеш, аннан да соңга калсагыз, сездән өстәмә түләү алачаклар, диде.

Мин шул исәп буенча, китәсе көнне диңгездән беренче яртыда кайтып җиттем. Кайтсам, бүлмә ачылмый. Ресепшен (Reception) миңа аңлата инде, инглиз телен белмәү бик сиздерде. Инглиз телен өйрәнергә кирәк дигән ният белән кайттым әле мин аннан.

Кәгазьгә 14$дип язып куйды да, сез шуның кадәр түләргә тиеш, ди. Акча бар барын, шулай да без иртәгесе көнгә җитәр микән дип, кысып яшәп өйрәнгән. Русча, юк, түләмим, чөнки минем чемодан анда ярты сәгать кенә торды, дим. Ресепшен авызын ерган да, гел аңлата инде.

Шуның өчен дә 500 сумлап акча түлә инде, дип борчылып басып тора идем, бер кара тәнле, озын ак күлмәк килгән мөселман кешесе килде дә, ресепшен белән сөйләшә башлады. Инглизчә “проблем” дигән сүзен генә аңладым. Мин әйтәм, бу кара тәнле кешенең дә проблемы бар икән, дим.

Ул, Ходайның рәхмәте, минем өчен сөйләшә икән. Миңа борылып, сез мөслимәме, дип сорады. Әйе, дидем мин. Өстемдә озын күлмәк, яулык бит инде. Шуннан ул илләрне: Пакстан, Иранны санап китте. “No-no”, мин әйтәм, Русиядән дим. Ул тагын, Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, дип саный башлады. Мин, Татарстан, Казаннан, дип әйттем. Алар безнең җөмһүриятне бик белмиләр инде.

Әз генә гарәпчә белүем белән бераз аралашып алдык. Ул минем өчен 14$ны түләгән икән. Минем өчен кем түләде, дип сораган идем, ул: “Аллаһ”, диде. Менә шулай итеп мөселманнарның ярдәмен тоеп кайттым.

Акча бар иде бит, түләсәм дә була иде, дигән уйлар күңелемдә бар иде. Мөслеманнарның нинди кешеләр икәнен күр әле, дип Аллаһ шундый бер хәлгә куйгандыр, дип уйладым мин”, ди Разыя Әхмәтҗанова.

Дубайдагы бер бина эчендәге фонтан

Хатын-кызлар Русияләр көнләшерлек итеп яши


Әхмәтҗанованың төп максаты ислам дине дәүләт дәрәҗәсендә булган ил халкының ничек яшәвен күрәсе килгән иде. Дубайда мөселманнар белән аралашып, зур тәэсирләр алып кайткан. Аңа Русиядән анда барып эшләүчеләрне дә күрергә туры килгән. Аларның исламга карашлары әйбәт булуга куанган. Дубай буйлап сәяхәт вакытында Русиядән килгән туристлар: “Без бу илдә яшәүче хатын-кызларны бик кызганабыз, алар коллар кебек түгелме соң?” дип сорау биргән.

“Экскурсовод безнең илдән, анда яшәүче хатын-кыз иде. Юк, сез ялгышасыз, кирсенчә, без коллар түгел микән әле, дип мөселманнарны яклап чыкты. “Аларның, мөселманнарның гаиләләренә, хатын-кызларына булган мөнәсәбәтләрен күрсәгез сез көнләшәчәксез”, диде. Бу җавапка минем бик күңелем булды”, ди Әхмәтҗанова.

Разыя Әхмәтҗанова Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә “Азатлык” радиосы өчен махсус Дубайга сәфәренең көндәлеген дә язып барган.
XS
SM
MD
LG