Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көнчыгыш Төркестанда булган шартлауда 7 кеше һәлак булды


Кытайның көнбатышындагы Синҗан уйгыр автоном төбәге, ягъни Көнчыгыш Төркестанда булган шартлауда 7 кеше һәлак булды, 14 кеше яраланды. Төбәк хакимияте бомбаның бер машинада шартлавын Һөҗүмнең махсус оештырылуын белдерә.

Кытай Шинһуа дәүләт хәбәр агентлыгы һөҗүмне оештырган кешенең кулга алынуын хәбәр итте. Җирле хакимият сүзчесе әйтүенчә һөҗүмне бер уйгыр оештырган. Һөҗүмче бомба төялгән машинасы белән халык арасына керә һәм бомбаны шартлата.

Сүзче һөҗүмнең нинди максатта оештырылган булуына карамастан, төбәктә иминлекнең контроль астында булуын, начар кешеләр гамәлләренең Синҗан халкына зур йогынтысы булмаячагын әйтте.

Һөҗүм көньяк-көнбатыштагы Аксу шәһәрендә була.

Былтыр Көнчыгыш Төркестан башкаласы Өремчедә уйгырлар белән хан кытайлар арасында чыккан этник каршылыкта 200 кеше һәлак булган иде.

Кытай хакимияте каршылыкларның чыгуында сеператистларны гаепләп аларны үлемгә хөкем итте.
XS
SM
MD
LG