Accessibility links

Франция Болгарстан һәм Романия чегәннәрен илдән чыгара


Франция калу мөддәте беткән Болгарстан һәм Романия чегәннәрен илдән чыгара. Илләренә үз теләге белән кайтачак чегәннәргә Франция хөкүмәте 300 евро акча бирә, баласы булганнарга өстәмә 100 евро каралган.

Яңа план буенча 700гә якын Болгарстан һәм Романия чегәнe август ае ахырында илдән чыгарылачак.

Аларның беренче өлеше ягъни 93 чегән бүген очкычлар белән Романиягә кайтарылды.

Хөкүмәтнең чегәннәргә каршы бу карары кеше хокуклары оешмаларында зур ризасызлык уятты.

Ил президенты Саркози тарафыннан яклау тапкан план узган ай Гренобел шәһәрендә күчеп килгән кешеләр белән полиция арасында чыккан каршылыктан соң үз көченә кергән иде.

Франциядәге чегәннәрнең күпчелеге 2007 елда Европа Берлегенә әгъза булган Болгарстан һәм Романиядaн. Алар Франциягә визасыз керә ала, ләкин илдә озак мөддәткә калу өчен эш яисә яшәү рөхсәте булырга тиеш.
XS
SM
MD
LG