Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйсез Үзбәкстан совет тарихыннан арына


Советлар берлеге таркалып 20 еллап вакыт узса да, Русия әлеге бәйсез илләрдә үз тәэсирен киметергә бик ашыкмый. Шул ук вакытта Үзбәктстан инде совет тарихыннан арынып, үз милли дәүләтен булдырмакчы. Бу көннәрдә Ташкенттагы Русия журналистын яла ягуда гаепләгәч, Мәскәү тизрәк үз журналистын якларга ашыкты.

Ташкенттагы vesti.uz: Русия-Үзбәкстан” интернет басмасы баш мөхәррире Владимир Березовскийны яла ягуда гаеплиләр. Күбрәк башка басмалардан Русия яңалыклары, миграция проблемалары хакындагы язмаларны үз сәхифәсендә бастырган Березовский аны мәхкәмәгә тарту өстән кушылган фәрман дип саный.

“Бу Русия ватандашлары сәхифәсе. Үзбәкстанда 30 меңнән Русия ватандашы һәм тагын бер миллион урыс телле кеше яши. Заманында Үзбәкстандагы Русия илчелеге аны нәкъ алар өчен ачты. Без Үзбәкстан хакимияте алып барган сәясәткә кысылмыйбыз, чөнки бу безнең юнәлеш түгел. Безнең үз укучыларыбыз, үз язучыларыбыз һәм үз максатларыбыз бар”, ди ул.

Журналист Березовский үз максатларыбыз дип нәрсәне истә тотадыр анысы, әлбәттә, мәгълүм түгел. Ләкин Үзбәкстанның бәйсез ил буларак үз кануннары белән яшисе килүе аңлашыла кебек.

Тарихка башка яктан күз салу

Советлар берлеге таркалганнан соң бу омтылышлар инде күзгә дә ташлана. Шәһәр мәктәпләрендә әле урыс теле өстенлек итсә дә, инде тарихтагы элекке хәрәмләшүләргә юл куелмый. Үзбәкстандагы демократия башлангычлары үзәге вәкиле Искәндәр Ходайбәрганов бу өлкәдә мисал итеп үзбәкләрнең каһарманы саналган Әмир Тимурны китерә

“Тарих торгызыла. Әгәр безгә элек Әмир Тимурны (Аксак Тимер) бер яклы итеп бирсәләр, хәзер инде бу шәхес турында объективрак сөйлиләр. Әлбәттә бу бөек шәхес. Гәрчә Русия тарихчылары мин укыганда аны вәхши, рәхимсез кеше буларак тасвирлыйлар иде. Ул чакта моннан башка мәгълүмат юк иде”, ди ул.

Татарлар үзбәкләргә якынрак

Ходайбәргәнов шулай ук советлар заманыннан аермалы буларак инде парламентта да утырышларның үзбәкчә баруын әйтә. Ягъни үзбәк депутатлары чыгышларын үз ана телендә ясый, ләкин урыс депутатлары әле моңа ашыкмый.

“Хәтта алар үзбәк телен өйрәнсен дигән махсус карар чыккан булса да, кызганычка бу әле тормышка ашмады”, ди ул.

Ходайбәргәнов рәсми документлар эше барысы да урыс телендә дисә дә, Ташкенттан 30 чакрым булган Янгиюл (Яңа юл) шәһәрендәге татар мәдәни үзәге җитәкчесе Әнисә Гатауллина башкарак фикердә тора.

“Үзбәкстан булгач барлык документлар үзбәк телендә. Әмма без хисапларны урыс телендә тапшырабыз, болай сүз әйтүче юк”, ди ул.

Гатауллина сүзләренчә, милли кыерсытуларга юл куелмый. Хәтта кайвакыт балалар үзарасында “әй, син урыс” дигән сүзләр өчен дә кисәтүен әйтә.

Әлбәттә 90нчы еллардан соң шактый гына татарлар туган якларына кайтып киткән. Калганнар арасында үзбәкләр белән никахлашканнар да шактый икән.
XS
SM
MD
LG