Accessibility links

Американ визасын киләчәктә видео аша да сорап булачак


Кушма Штатлар сенаты комитеты чит ил кешеләренә американ визаларын киләчәктә видео-конференция ярдәмендә сорауны мөмкин иткән махсус сынау програмын раслады. Бу чарага үз фатихасын әле бар сенат бирергә тиеш, тулысынча расланган очракта әлеге програм 2 ел барачак. Моны инде Кушма Штатларның туризм белән шөгелләнгән ширкәтләре хуплап чыкты, програм виза алуны җиңеләйтеп, илгә килгән туристлар санын арттырыр дип фаразлана.

Америкага бару өчен виза кирәк булган илләрнең ватандашлары әлегә моны АКШ илчелекләренә үзләре барып, махсус әңгәмәләр үтеп кенә эшли ала. Бу зур чыгымнар һәм вакыт таләп итә. Сенат башлангычы шул киртәләрне бетерү максатында тәкъдим ителде.
XS
SM
MD
LG