Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечня мөфтие рамазанда кафе һәм ашханәләрне ябарга тәкъдим итә


Чечня мөфтие Солтан Мирзаев, рамазан ае дәвамында илдәге кафе һәм ресторанларны ябарга чакырды.

Русиянең "The Moscow Times" газеты бу тәкъдимнең Чечняда халык һәм цивиль җәмәгатьчелек оешмаларында каршылык уятуын язды.

Мирзаев үз тәкъдиме турында биргән әңгәмәсендә, ашханәләрне ифтардан соң да ябу кирәклеген әйтте. Чечня мөфтие моңа өстәп "Кешеләр ураза тотканда урамнарда аш исе булмаска тиеш", дип белдерде.

Грозный халкы былтыр рамазан аенда илдәге ашханәләрнең яртысының гына ачык булуын, аларны ябу турындагы тәкъдимнең исә быел гына көн тәртибенә китерелүен әйтә.
XS
SM
MD
LG