Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чистайда милли хәрәкәт бетәрме?


Нил Вәли
Нил Вәли

Бүгенге көндә Чистайда татар милли хәрәкәте юк дәрәҗәсендә. Төрле яктан булган эзәрлекләүләр шундый нәтиҗәгә китергән. Шулай да Чистайдагы татар оешмасы ахыргача бетмәгән. 83 яшькә якынлашып килүче Нил Вәли көрәшне дәвам итә.

1990 елларда Чистай милли хәрәкәте әллә ни зурдан кубып эш алып бара алмады шикелле. Һәрхәлдә андагы күтәрелешләр хакында хәбәрләр булмады. Шулай да бу елларда Чистай ТИҮе үзенең сүзен әйткән: мәктәпләрдә, балалар бакчаларында булып, милли үзаңны күтәрә алганнар. Хәзер шушы мохит тәмам юкка чыгарылган, моңа өстән булган басым, эзәрлекләүләр сәбәпче, дип саный Чистай ТИҮе рәисе Нил Вәлиев.

“Без бик сүрелдек, үзебезнең сүлпәнлек һәм өстән булган басым нәтиҗәсендә. Безнең хәрәкәттә булган зыялылар эшмәкәрлек юлын сайларга мәҗбүр булдылар, киттеләр. Минем кебек калганнарны кысалар. Хәзерге вакытта ТИҮ әгъзасы булган Рәфкать Гобәйдуллинны эзәрлекләү бара. Аңа 2005 елдан ук басым, мәхкәмә эшләре алып барыла.
2005 елда Рәфкать Гобәйдуллин, хакимиятне искәртеп тормыйча, яшь мөселманнарны яклап урам җыены уздырды. Җыенда катнашучы 11 кешене хөкем итеп, 500әр сум штраф салдылар, аларны исәпкә алып, басым ясый башладылар. Бу кешеләрнең күбесе Чистайдан китәргә мәҗбүр булды. Гобәйдуллин монда калды, аны һаман эзәрлеклиләр. Ике ел элек алып кителгән компьютеры һаман ФСБ бүлмәләрендә ята”, дип фикердәше Гобәйдуллинга тагын мәхкәмә эше булачагын бәян итте Нил әфәнде.

Нил Вәли Чистайдагы татар мәгарифенең сүздә генә булып, эше бөтенләй булмавын да әйтте. “Өстә утыручы кеше безнең милләттән түгел. Аның ярдәмчесе - татар, милли мәгариф мәсьәләсен хәл итү дә аңа йөкләнгән. Ул берни эшләми, җавап биреп кенә утыра. Аны берничә тапкыр мәхкәмәгә дә бирдем. Хәзер инде булган татар мәктәпләре, сыйныфлары да бетеп килә. Миңа татар ата-аналары белән сөйләшергә мөмкинлек бирмиләр, бу эштән татар хәрәкәтен читләштерделәр”, ди ул.

Нил Вәли әйтүенчә, элек алар мәчетләрдә, мәктәптә, Рәфкать Гобәйдуллин эшләгән мәдәният йортында фикерләшкәннәр, сөйләшкәннәр. Хәзер инде бу биналарга керүне тыйганнар.

Әйе, Чистай ТИҮе рәисе Нил Вәли “Азатлык” хәбәрчесе белән сөйләшү өчен дә нинди дә булса бүлмә таба алмады. Әңгәмә машина эчендә барды. Тагын берничә татар кешесе белән милли вәзгыять хакында сөйләшү омтылышы барып чыкмады. Алар фикер белдерүдән баш тартты.
XS
SM
MD
LG