Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмәгатьчелек "Киләчәк"не татарсыз күзаллый


Укытучыларның август киңәшмәсенә кадәр Татарстанның Җәмәгать пулатында “Киләчәк” мәгариф үсеше стратегиясен тикшерделәр. Ләкин ни кызганыч анда татар мәгарифенә кагылышлы бер сүз дә булмаган. Әлеге хәл татар җәмәгатьчелеген борчуга сала.

Җәмәгать пулатында “Киләчәк” программы турында төп чыгышны Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова ясаган. Һәм Казандагы “Мәгариф” ассоциациясенең Совет районы бүлеге җитәкчесе Гөлфания Җәләлова әйтүенчә, ул анда татар мәгарифе турында бер генә сүз дә әйтмәгән.

“Җыелышны “киләчәк” шигаре белән алып бардылар. Димәк киләчәктә татар мәгарифенә урын юк булып чыга”, ди ул.

Әлеге хәл “Мәгариф” ассоциациясе вәкилен борчуга салган һәм ул Казандагы татар мәктәпләренең бүгенге хәле турында сүз кузгаткан. Казандагы Совет районында 35 мәктәпнең өчесе генә татарныкы булуын һәм аларның да берсе иске, ә икенчесе балалар бакчасында урнашуын әйткән.

“Минем чыгыштан соң Ногманова җыелучылардан: “Мондагыларның кемнең дә булса баласы татар мәктәбендә укыймы?” дип сорау бирде. Әлбәттә бер кеше дә кул күтәрмәде. Әгәр 177 мәктәп кебек бассейнлы, бүгенге таләпләргә җавап бирә торган мәктәп бинасы булса һәм аны инглиз-татар телен тирәнтен өйрәнә торган мәктәп итеп ачсак, бик бирерләр иде. Урыс мәктәбенең әле балалар бакчасында утырганы юк, бу дискриминация дип саныйм”, ди Җәләлова.

Әлбәттә, аның бу чыгышы күпләргә ошап бетмәгән. Җәмәгать пулаты рәисе Илгиз Хәйруллин утырыштан соң “дискриминация” сүзен куллану өчен Җәләловага канәгатьсезлек белдергән.

Әлегә президентка тапшырмаска булганнар


Аңлашыла ки, стратегия шактый бай эчтәлекле. Аның бар өлкәсен дә тикшерү күп вакыт таләп итәр иде. Ләкин милли республика буларак тыңлауларда татар теле турында бер сүз дә булмау шулай ук аңлашылып бетми.

Җәмәгать пулатында бу стратегия проекты тикшерелгәч республика президентына юлланырга тиеш булса да, әлегә тапшырмаска карар кылганнар. Сентябрьдә фикер алышу ае дип билгеләп яңадан төзәтмәләр кертергә һәм тагын бер җыелып сөйләшергә килешкәннәр.

Чөнки чыгыш ясаучылар арасында проектта әллә ни яңалык юк диючеләр дә булган. Педагогика һәм психология институты җитәкчесе Гүзәл Мөхәммәтҗанова сүзләренчә, документка җитди фәнни бәя кирәк. Шулай ук ул экспертларның да нәрсәдән чыгып сайлануын аңламаган. Чөнки Бөтендөнья банкы, югары икътисад банкы һәм кайбер башка Татарстан оешмаларының мәгарифкә бернинди дә катнашы да юк.

Үз илендә татарны чуаш белән беррәткә кую

Әйтергә кирәк инде ел ярым әзерләнүче бу проектка 8 миллион сум акча киткән. Шуңа да карамастан әле һаман да канәгатьсезләр шактый. Мисал өчен Җәләлова җәмәгать утырышында татар телен чуаш, мари телләре белән беррәткә куеп чагыштырдылар, ди. Чөнки ул милли мәгариф мәсьәләсе турында борчылып сүз кузгаткач, Ногманова: “Милли телләргә татар гына түгел, чуаш та, мари теле да керә”, дигән.

“Бу мине бөтенләй аптырашта калдырды. Чуашлар, марилар үз ана телләрен үз республикаларында үстерсеннәр. Ә Татарстаннан башка без тагын кайда үстерә алабыз татар телен”, ди ул.

Җәләлова Җәмәгать пулаты татарларга терәк була алмый икән, аның нигә кирәге бар дип саный. Һәм анда да татарлар мәсьәләсенә салкын караш булуы аны бөтенләй аптырашта калдырган.

Әйтергә кирәк, “Киләчәк” стратегиясенең татар мәгарифенә караган өлеше бары июнь азагында Татарстан Дәүләт Шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында гына каралды. Ул чакта мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов үз фикерләрен җиткерде. Шуннан кала бу хакта фикер алышулар булганы юк.
XS
SM
MD
LG