Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия ФСБ-сы Башкортстанда радикал исламчылар төркемен юк итүен белдерә


Федерал иминлек хезмәте 17 августта эчке эшләр министрлыгы белән бергә Башкорстанның Архангел районында радикал исламчылар төркемен юк иткән. Бу хакта җомга көнне Русия ФСБ-сының җәмәгать бәйләнешләре үзәге хәбәр итте.

Анда әйтелгәнчә, төркем сугышчылары федералларга аяусыз каршылык күрсәткән, аларның 5-се үтерелгән, тоткарланганнар да бар. Русия көчләре ягындагы югалтулар хакында мәгълүмат бирелми. ФСБ хәбәрендә, исламчылар Башкортстанның кайбер зур шәһәрләрендә террор гамәлләре әзерләгән дип тә әйтелә.

Соңгы елларда Русиянең иминлек көчләре мөселманнарның хакимияттән бәйсез эшләп килгән оешмаларына каршы басымын арттырды. Кеше хокукларын яклаучы активистлар, федераллар кайбер очракларда мөселманнарга каршы уйдырма гаепләүләр чыгару белән дә мавыга дип зарлана.
XS
SM
MD
LG